Яшь буын турында кайгыртып

2024 елның 20 сентябре, җомга

Район ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева Арчада узган Татарстан ветераннарының Төбәк иҗтимагый оешмасы Советының күчмә пленумыннан кайтты.

 

Утырыш яшь буын шәхесен формалаштыруда традицион гаилә кыйммәтләренең һәм милли мәдәни традицияләрнең роленә багышланган иде.

Без Арчаның тарих-этнография музеенда булдык, Үзәк мәчет каршындагы мәдрәсәгә кереп чыгып, «Мәңгелек дан» һәйкәленә чәчәкләр салдык һәм шулай ук «Казансу» паркындагы милли ишегаллары белән таныштык. Пленумның пленар өлеше исә район мәдәният йортында узды. Төп чыгыш белән Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш ясады. Моннан тыш, үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсе белән башка районнардан килгән коллегалар да уртаклаштылар. Без бик күп файдалы мәгълүмат алдык, аларны һичшиксез үз эшебездә кулланачакбыз, – дип хәбәр итте Фәйрүзә Фаязовна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International