«Юрган” ябар чак (Кышка әзерлек чаралары)Язын өшегән виктория түтәлләрен яки каралган алмагачларны күреп җаныгыз әрнемәс өчен нәкъ менә хәзер, ягъни октябрь азагында бакчага “юрган” бөркергә кирәк.
Ботакларны кисү. Башлыча язгы эш бу. Шулай да корыган, сынган, бөҗәкләрдән яки күгәректән зыян килгән ботакларны кисеп алу, мүктән чистарту һич артык булмаячак. Язын бик иртә уянганлыктан, карлыган яки крыжовник кебек куакларны беренче чиратта “тунарга”: начарларыннан тыш, куе, карт ботакларын кисәргә кирәк. Кура җиләге куакларын исә, карт һәм куе ботакларын кисүдән тыш, өшемәсен өчен җиргә иеп кую әйбәт. Аннан килеп, агач кәүсәләрен агартырга, кәүсәгә балчык измәсе (су кушып, балчыкны каймак халәтенә китерергә һәм шуңа бер кружка ПВА җилеме өстәп болгатырга) сыларга. Болай эшләгәндә, агач кайрысы һава температурасы “уйнаудан” чатнамый. Чатнаган урыннарга хәтта кышын да “садовый вар” яки буяу сылап, һич югында изолента белән чорнап куеп булуын истә тотыгыз (бакчага чыгып йөрү мөмкинлеге булганда, әлбәттә).