“Чаллы яшелчәсе” басуларында узган атнада кәбестә җыюны төгәлләделәр. Биредә быел бу төр культураны 60 гектар мәйданда утыртканнар иде. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 гектарга кимрәк. “Былтыр кәбестәгә бәя бик түбән булды – килограммын 3 сум 50 тиеннән, күп дигәндә 4 сумнан сата алдык. Мәйданны киметүебезнең беренче сәбәбе дә шунда”, – дип бу җәһәттән үз фикерен белдерә хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. Ә болай, елына күрә ярыйсы гына уңыш чыккан – гектарыннан 380-400 центнер кәбестә алганнар. Дөрес, бу яңгырлы елларга караганда бераз кимрәк. Ләкин шунысы да бар – быел бер килограмм кәбестәне 8-10 сумга саталар.
Ә кәбестә мәйданын исә киләсе елга да “Чаллы яшелчәсе”ндә быелгы кебек калдырырга исәплиләр. “Ләкин сортларны алыштырачакбыз”, – ди хуҗалык җитәкчесе. Гомумән, сортны ел саен яңартып торалар монда. Шулай булмый мөмкин түгел – бу уңышны арттыруда да мөһим. “Ә иң беренче чиратта, базар соравы буенча эшлибез. Халыкка хәзер артык эре булмаган, тыгыз сортлар кирәк. Киләсе елга әнә шундый Голландия сортларын утыртырга планлаштырабыз. Орлыкны Мәскәүдән барып алабыз”, – ди Ришат Сәхәбетдинович.
(«Якты юл» газетасы битләреннән тулы язма укый аласыз).