Колыш авылы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай.
Әлеге изге эшкә уңган, тәмле куллы Колыш авылы апалары да бердәм кушылып, мәчеттә өй токмачы әзерләдек.
Бергәләп камыр басып 100 йомыркадан токмач кистек. Эшебезне изге дога белән башладык, ихлас теләкләр белән токмачыбызны кистек, егетләребезгә исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп дога кылдык.
Токмач кисү эшендә катнашкан барлык Колыш авылы апаларына чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - дип хәбәр итә Тукай районы ветераннар житәкчесе Фәйрузә Вәҗиева.
.jpg)
.jpg)