Аңлатмалы́ сүзлеклә́р

2013 елның 22 ноябре, җомга

Аңлатмалы́ сүзлеклә́р, теге яки бу телдәге сүзләрнең мәгънәләре турында мәгълүмат бирә торган белешмәлек китаплар. Бу төп сүзлекләрдә сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы аңлатыла, аларның грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре ачыклана. Татар телендәге беренче аңлатмалы сүзлек 10467 сүздән торган «Ләһҗәи татари» (1-2 т., 1895-96) К. Насыйри тарафыннан төзелә. Әлеге сүзлек төрки телләр тарихында да беренче аңлатмалы сүзлек була. Җ. Вәлиди тарафыннан төзелгән «Татар теленең тулы сүзлеге» (1927-29, тәмамланмаган) ул вакыттагы татар алфавитының беренче 15 хәрефен колачлый, 11719 сүз тупланган. 1950 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан (1996 елдан ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) 3 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» төзелә (1977-81). Бу эш Л.Т. Мәхмүтова, М.Г. Мөхәммәдиев, К.С. Сабиров, Ш.С. Ханбикова (редколлегия), И.Г. Абдуллин, Р.Г. Әхмәтьянов, Г.Х. Ахунҗанов, С.Б. Вахитова, Ф.М. Газизова, Л.Р. Гайнанова, Ф.Ә. Ганиев, Р.К. Рәхимова һ.б. галимнәрдән торган фәнни коллектив тарафыннан башкарыла. Сүзлек хәзерге татар теленең 19 йөз ахырыннан 20 йөзнең 70 елларына кадәрге чорда фольклор, матур, фәнни, фәнни-популяр, публицистик әдәбиятта, дәреслекләрдә, матбугатта кулланылган лексик һәм фразеологик байлыгын (фондын) туплый. Бу зур хезмәттә 32880 сүзгә һәм 14010 фразеологик берәмлеккә аңлатма бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International