24 ноябрь көнне Мусабай Завод мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ана назы кирәк кешегә” исеме астында әниләр көне үткәрелде. Кичә әниләргә багышланган җырлар, шигыйрьләр белән үрелеп барылды. Авыл җирлеге башлыгы Миннехузин И. К. котлады.
Әниләр үзләренең балалары белән булган кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр.