28 октябрь көнне Әниләр көне уңаеннан, Боерган авылы китапханәсендә “Кулларыннан гөлләр тама” исемендәге әдәби-тематик кичә үткәрелде. Кичәдә кул эшләре осталары катнашып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Китапханәгә кайткан “Вязание” журналын китапханә мөдире Салимова Флюдә күзәтү ясады. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә җырлар, уеннар белән үрелеп, чәй өстәле артында узды.