Полициягә мөрәҗәгатьләр арткан

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Район Советының XXV утырышында полиция башлыгы Р. Хөснетдинов эчке эшләр бүлегенең 9 айлык эшчәнлеге буенча депутатлар алдында хисап тотты. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан, узган елның шул чорына 4694 мөрәҗәгать теркәлсә, быелга бу сан 5259га җиткән. Җинаятьләр дә узган елгыдан күбрәк теркәлгән – 410 очрак. Роберт Шәрифҗановичның әйтүенә караганда, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Мондый җинаятьләрне ачу күрсәткече – 90,2 процент. Районда җинаять кылган 271 кешенең 95е – Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр һәм читтән килүчеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International