Көрәш алымнарын чарладылар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
  Иске Абдул һәм Комсомолец поселогының яшь көрәшчеләре арасында дусларча очрашу узды. Иске Абдул мәктәбендә үткән әлеге бәйгедә 10-14 яшьлек 20 спортчы катнашты.
Очрашуда егетләр бер-берсе белән көч сынашып кына калмадылар, көрәш алымнарын чарладылар, осталыкларын күрсәттеләр, тренерлары үткәргән әңгәмәдә катнаштылар.
– Дусларча очрашу вакытында Иске Абдулның яшүсмерләр клубы тренеры Әбүзәр Миңнуллин белән берлектә егетләргә көрәш серләре турында сөйләдек, тәҗрибә уртаклаштык. Балалар бик теләп катнаштылар. Алга таба да мондый очрашуларны оештырырга ниятлибез, – ди Комсомолец поселогының яшүсмерләр клубы тренеры Тәнзил Хәмәдиев.
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International