«Йөрәгебез җылысы» исемле инвалидларның иҗат фестивале узды

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Һәр ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, беренчеләрдән булып, Кнәз авылының мәдәният йортында «Йөрәгебез җылысы»  исемле инвалидларның иҗат фестивале узды. Бу турыда безгә даими хәбәрчебез – Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева хәбәр итте.

Ул көнне клубка физик мөмкинлекләре чикле балаларны, абый-апаларны җыйдык. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Ул залдагыларга сәламәтлек, рух күтәренкелеге, уңышлар теләде. 
 
– Безнең ярдәмебез сезгә авырлыкларга бирешмичә алга таба атларга, начарлыклар турында уйламаска булышсын иде. Сезнең йөрәкләрегез җылылык белән тулсын, киләчәккә зур ышаныч белән карасагыз иде, – диде Тамара Ивановна.
 
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә авылның инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисе Александр Волков та кушылды. Шулай ук район ветераннар һәм инвалидлар оешмасының ревизия комиссиясе рәисе Наҗия Корбанова да чыгыш ясады. 
 
Кичәгә җыелышучылар чарада барысы да үз осталыкларын күрсәтергә тырышты. Залда аларның кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Тамара Багаева, Наил һәм Тәнзилә Шәймиевлар, Татьяна Шитова, Анна Чуйкиналар җыелган барча кешегә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Валентина Моцарь үзе язган шигырьләрен укып шаккатырды. Михаил Федотов, Василий Новокрещенов укыган шигырьләр дә шулай ук тамашачының күңеленә үтеп кергәндер. Галимә Абдуллина матур итеп татар халык биюен башкарды. Керәшен халкының милли костюмнарын кигән, аякларына чабата урап, сәхнәгә Софья Габдуллина чыкты. Аның шундый оста итеп керәшен җырларын башкаруын бөтен кеше сокланып карап торды, гөрләтеп кул чапты. Гомумән, әлеге чара чыннан да бик җылы мохиттә үтте. 
 
Фестиваль ахырында барлык катнашучыга да җылы юрганнар бүләк иттеләр, аннары исә бергәләшеп чәй эчтеләр. Биредә мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды. «Йөрәгебез җылысы» дип исемләнгән инвалидларның иҗат фестивален үткәрергә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, «Феникс» ҖЧҖ директоры Азат Авзалов, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов, эшмәкәрләр Мария Миннегалива, Әмирҗан Фәхруллин, Ирек Сәлахов матди ярдәм күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International