Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев халыкны тыңлады.

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Якшәмбе, 1 декабрьдә, муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев «Бердәм Россия» сәяси фиркасе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә халыкны тыңлады. Теләнче Тамак, Хуҗи, Сәет, Борды, Олы Шилнә, Югары Байлар, Яңа поселогыннан килгән 8 кешенең күпчелеге җир кишәрлекләре яисә җир пае алу мәсьәләләренә багышланган сораулар бирде. Теләнче Тамактан элеккеге мәктәп директоры Ф. Шакиров авылда урамнарны яктырту, чисталык, тәртип мәсьәләләрен күтәрде. Район башлыгы бу сорау буенча урынга барып тикшерергә вәгъдә итте. Калганнары буенча да җаваплар бирелде, өйрәнүне сораганнары каләмгә алынды. Кабул итүдә район Советы депутатлары – Круглое Поле, Биклән, Бәтке җирлеге башлыклары Э. Низамиева, М. Сәхбиев, М.Ионычев катнашты.

– «Бердәм Россия» сәяси фиркасе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә район Советы депутатлары халыкның сорауларын даими тыңлаячак, – диде безгә фирканең район бүлеге секретаре Р. Әбделманова. Район башлыгы Васил Хаҗиев айга бер кабул итәчәк. Кабул итү вакыты турында халыкка «Якты юл» («Светлый путь») газетасы аркылы өстәмә хәбәр ителәчәк. Сорауларны «Бердәм Россия» сәяси фиркасе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү урынына 71-39-75, 70-37-82 телефон номерлары буенча да җиткерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International