– Хуҗалыкта 3500 баш сыер бар. Шуларның 1260ы – савым сыерлар. Узган ел белән чагыштырганда быел без сөтне 3,5 тоннага күбрәк җитештердек. Әлбәттә, без әлеге күрсәткечләрне тагын да яхшырта алабыз. Бу максатка ирешү өчен малларны асрау, терлекчеләрнең эш шартларын уңайлы итү турында да онытмаска кирәк, – диде ул.
Терлекчелек комплексын файдалануга тапшыру тантанасында Казан кунаклары да бар иде. «РАЦИН» предприятиесенең генераль директоры Әсхәт Шәрәпов исеменнән аның урынбасары Әнвәр Мәүләнов һәм директор ярдәмчесе Илдар Гарифуллин да һәммәсен бәйрәм белән котладылар.
– Мөсәнниф Мөсәвир улы белән әлеге ферманы элек карап йөргәндә, ул бик аянычлы хәлдә иде. Өем-өем тирестән торган, искергән җиһазлар белән җиһазландырылган бу комплексны реконструкцияләү мөмкин эш микән дип, җитәкченең ниятләренә бик ышанып бетмәдем. Бу эш авыр, башкарып чыгарырдай түгел сыман тоелды, – дип сөйләде Әнвәр Мәүләнов. – Шулай да, тәвәккәлләп, комплексны төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтергә булдык. Дөрес эшләгәнбез. Хәзер бу ферманы танырлык түгел. Өр-яңа диярсең. Терлекләрне асрау, эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, – диде ул.
Казан кунаклары да буш кул белән килмәгәннәр. Алар хезмәткәрләрнең ял бүлмәләренә микродулкынлы мич, электр чәйнеге бүләк иттеләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов та терлекчеләрне чәй сервизы белән бүләкләде.
Ниһаять, барлык тәбрикләүләрдән соң тантаналы мизгелләр җитте. Агрофирма җитәкчесе Мөсәнниф Ханов белән «РАЦИН» предприятиесенең генераль директор урынбасары Әнвәр Мәүләнов ал тасманы кисеп, комплексны ачып җибәрделәр.