Бәтке авылы "Аленушка" балалар бакчасында киңәшмә.

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Бәтке авылы  "Аленушка" балалар бакчасында  «Татар телен өйрәнүдә дәвамчанлык принцибы» дигән темага семинар-киңәшмә булды.   Семинар эшендә район балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре, мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р. Исаев, шулай ук мәгариф бүлеге башлыгының мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча урынбасары Э.Шәйдуллина  катнашты.
Кунаклар иң беренче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә булдылар. «Кунак сыйлау» темасына шөгыль карадылар. Беренче категорияле тәрбияче Гафиятуллина Г.М. күрсәтте.  Москвина ,О.А., Хисматова А.Н лар рус телле балаларга татар телен өйрәтү ысулларына төшендерде, телне өйрәтү ысулларын гамәлдә күрсәттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International