.Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән БМО Конвенциясенә кул кую булды. Россия беренчеләрдән булып аңа кул куйды һәм ратификацияләде.
Бу документ буенча, аңа кул куйган дәүләтләр ришвәтчелек, бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итүне һәм коррупциядән кергән табышларны җинаять җаваплылыгы каралган гамәл дип таба.
Халыкара көнне шулай билгеләү, Генераль Ассамблея резолюциясе буенча, коррупциягә каршы тору проблемасын күтәрү һәм коррупциягә каршы көрәштә Конвенциянең ролен билгеләү булды.
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшчәнлек приоритетлы максат булып тора.