Мәләкәс мәктәбендә концерт үтте

2013 елның 6 декабре, җомга

Мәләкәс авылының мәктәп укучылары Халыкара инвалидлар көне уңаеннан эчтәлекле концерт куйдылар. II сыйныф укучысы Анна Саттарова әниләргә мәдхия булып яңгыраган искиткеч гүзәл җыр башкарды. Шулай ук үзенең иң матур җырларын тамашачыларга VIII сыйныф укучысы Эльвина Шагалиева бүләк итте. «Яшьлек» хореография коллективы чыгышын да тамашачылар бик кызыксынып карап утырды. «Питрау» фольклор коллективының ягымлы җырлары да күңелгә үтеп керешле булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International