Республикабыз ярышлары лауреаты

2013 елның 6 декабре, җомга

Круглое Поле бистәсендә яшәүче, күзе начар күрүче инвалид Николай Александрович Дячков республика күләмендә уза торган күп кенә спорт ярышларында даими катнаша һәм яхшы күрсәткечләргә ирешә. Кул көрәше, җиңел атлетика, шахмат-шашка буенча лауреат исемнәренә лаек булды. Ул газета-журнал битләрендә басылган шахмат-шашка мәсьәләләрен яратып чишә. Бу төр ярышларда читтән торып катнаша һәм дүрт тапкыр Татарстан Республикасы лауреаты дигән мактаулы исемне яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International