Россия Хөкүмәте ана капиталы программасының гамәлдә булу вакытын 2025 елга кадәр озынайту тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип яза ИТАР-ТАСС. Министрлык шулай ук программага үзгәрешләр кертү турында да уйлый. Мәсәлән, ул ана капиталы акчасын шәхси эшне ачуга тоту мөмкинлеген дә карый.