3 нче декабрь көнне Боерган авылы китапханәсендә, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Ташлама мине, Өмет” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә уздырылды. Кичәгә әзерлек йөзеннән, “Язмышка буйсынмас җаннар” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә күзәтүне китапханә мөдире Ф. Салимова ясады.“Шигырь укып елый алганнарның ,Күңелендә булмый каралык!.” - дигән темага карата, шагыйрь Фәнис Яруллин шигырләре тәкъдим ителде. Аның әсәрләрен мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, үзе дә инвалидлар оешмасында член булып торучы, Рәхилә Фаттахова укыды. Бәйрәм кунаклары баянчы Нурияз Габдрахманов белән бергәләп җырлап - биеп күңел ачтылар. Авыл җирлеге башлыгы З. М. Камилянов, эшмәкәр Айрат Арсланов инвалидларның сорауларына җавап бирделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, әзерләгән күчтәнәчләрен тапшырдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.