“Үзең үлсәң дә, матур исемең калды” искә алу кичәсе

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

     8 декабрь көнне  Казаклар авылы китапханәсендә  клуб белән берлектә,  “Үзең үлсәң дә, матур исемең калды” дип исемләнгән, герой Нурми Шариповны искә алу кичәсе үтте.  Китапханә мөдире Гарипова А. Н. балаларны геройның тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары  белән таныштырды. Кичәдә авылдашыбыз отставкадагы авияция майоры Гарипов Флюс Фатих улының фото материаллары  кулланылды. Кичәнең ахырында катнашучылар  геройга багышлап ясалган                       “ Батырлык мәңгелек” стенды янында истәлеккә фотога төштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International