Такыя һәм Рузалия апаларын котларга барып кайттылар.

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Мусабай-Завод урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Резеда Флёровна һәм Рузалия Флюровна җитәкчелегендә үз куллары белән бик матур итеп төрле төсле салфеткалардан  чәчәк букеты ясарга өйрәнделәр. Инвалидлар ункөнлеге башлангач, 3 декабрь көнендә Такыя һәм Рузалия апаларын котларга барып кайттылар. Алар чәчәк букеты белән үзләренең бик матур шигырьләрен дә, җырларын да бүләк иттеләр. Бүләк тапшыруда авыл җирлеге башлыгы, район соиаль үзәк җитәкчесе һәм хезмәткәрләре,  авылыбызның соиаль хезмәткәре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International