Мәләкәс авыл җирлегендә төрле вазыйфаларда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан 500дән артык пенсионер-ветеран бар, шуларның 159ы – сугыш һәм хезмәт инвалидлары, 7 бала төрле авырулар буенча инвалид.
Ветераннарыбызның күпчелеге – Ватан сугышы алды һәм сугыш чоры балалары, яшьрәк буын пенсионерларыбыз да шактый. Болары да – 70-80 яшькә якынлашып килүчеләр. Сугыш чоры һәм аннан соңгы вакыттагы зәхмәтләрне үз башыннан кичергән, ачлы-туклы гомер сөргән буын вәкилләре. Алар Мәләкәс авыл җирлегенә кергән биш авылда гомер итәләр. Соңгы 4-5 ел эчендә пенсионерларыбыз бермә-бер, ә инвалидларыбыз өчләтә диярлек артты. Моның сәбәбе шунда: Иске Җирекле авылы янәшәсендә «Дуслык» дигән зур поселок төзелде. Анда яшәүчеләр саны бик тиз артты. Шуның белән бергә ветераннар һәм инвалидлар да күбәйде. Бүген Җирекле авылында гына да 300гә якын пенсионер яши. Өлкән буын кешеләренең яшәү, көнкүреш шартларын яхшырту өчен соңгы елларда күп эш башкарылды. Авылларыбызга асфальт юллар керә, урамнарыбыз такыр, электр лампочкалары янып тора, йортларга су, ут һәм газ кергән. Кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары эшләп тора. Инвалидларыбыз һәм ветераннарыбызга 41 ел шәфкать туташы булып эшләүче Акулина Архипова һәм 25 ел стажлы Гөлфинә Саттаровалар хезмәт күрсәтә. Алар чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары, карт-карчыкларга игътибарлы, ярдәмчелләр, урында ятучы авыруларның өйләренә барып дәвалыйлар. Ветераннарның, инвалидларның рәхмәте зур аларга. (Тулы язманы «Якты юл» газетасы битләреннән укый аласыз)
Нәсхәт Хәйретдинов, Мәләкәс авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе