Мәләкәс авыл җирлегендә Өлкәннәребезнең җәмәгать эшләрендә актив катнашуларын әйтәсе килә. Күп кенә ветераннарыбыз «Питрау» фольклор ансамблендә катнашып, тирә-як районнарга танылдылар. Ансамбль әгъзаларыннан Венера Буклова, Анна Буханова, Аксинья Ивановаларның чыгышларын тамашачылар бик җылы каршылый. Инвалид-ветеран Василий Ивановны яхшы спортчы дип беләбез. Район беренчелегенә үтә торган шахмат-шашка ярышларында ул еш кына беренчелекне алып килә. Ә инвалид Николай Евграфов Мәләкәснең ветераннар оешмасы клубын җитәкли. Бик актив, җыелышларда эшлекле тәкъдимнәр белән чыгышлар ясый. Мәсәлән, Мәләкәс елгасы буендагы чишмәне тазартып, чистарту мәсьәләсен күтәрде. Моңа башка ветераннар да кушылды. Эш урыныннан кузгалыр дигән өмет бар.
Ветераннарыбыз һәм инвалидларыбыз район һәм җирлек җитәкчелегенең кайгыртучанлыгын тоеп, тулы канлы тормыш белән яшиләр. Сау-сәламәт булып, озак еллар яшәргә язсын. Нәсхәт Хәйретдинов, Мәләкәс авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе