Пенсионерның яшәү минимумы күрсәткече, 2012 нче елның 13 нче июленнән үз көченә кергән 62 нче санлы “ТР да кулланучы кәрҗине турындагы” ТР законында каралган яңа кулланучы кәрҗине һәм туклану продуктларына куллану бәяләре дәрәҗәсе турындагы статистика буенча башкарма хакмиятнең федераль органы мәгълүматлары нигезендә санап чыгарылган.
1 нче сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада пенсиягә социаль өстәмә түләү алучы пенсионерлар лаеклы ялда булучы затларның гомуми саныннан 3,5 процентны тәшкил итә. Бу 36 мең кеше. “Федераль бюджеттан чыгымнар күләме 277, 3 миллион сумны тәшкил итә. Бер пенсионерга уртача 789 сум туры килә”.