12 декабрь көнне Теләнче Тамак урта мәктәбенең 5-7 класс укучылары “Гиндукуш” иҗтимагый-патриотик музеенда экскурсиядә булып киттеләр. Балаларда ,бигрәк тә “Корал күргәзмәсе залы” зур кызыксыну уятты. Музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган тематик экскурсиядән соң, әфганчы ветеран Габдрахманов Әбүзәр Тагирович белән очрашу оештырылды. Бу очрашу балаларда тирән тәэсирләр калдырды.