Бүген генә түгел,гел шулай булыйк

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
5 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Якупова Л.Х. һәм авылыбызның социаль хезмәткәре Ахметова Нурия апа белән Гарифуллин Рафис бабай һәм Фәридә әбинең хәлләрен белеп кайттылар. Укучылар үз куллары белән эшләгән бүләкләрне алып бардылар. Хәйруллина Алсу һәм Салихова Фәридә бәйләгән роза чәчәкләре, Якупов Салават, Әхмәтҗанов Азат һәм Сарваров Айназның көйдереп ясаган картинасы өлкәннәргә бик ошады. Укучылар кечкенә генә концерт та куйдылар: шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Рафис бабай һәм Фәридә әби һәр баланың чыгышын яратып кабул иттеләр. Өлкәннәр укучыларга сәламәтлек, “4”ле, “5”легә генә укуларын теләп, күп рәхмәтләр әйтеп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International