Авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр өчен семинар

2013 елның 13 декабре, җомга

Сишәмбе көнне «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узган семинар авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр өчен файдалы булды. Кышкы чорда терлекне ашату, асрау шартларына багышланган әлеге семинар-киңәшмәдә көндәлек эшләрдән кала, көнүзәк мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.

Семинарда катнашучылар район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә иң элек хуҗалыкның Түбән Суыксу авылы бүлекчәсендәге «Доза Агро» комплексында булдылар,анда рационны ашату турында сүз барды.Районның ветеринария табибы, токсиколог Раушания Тимашева да терлек азыгында дефицит матдәләр турында сөйләп узды.  

«Тукай азык-төлек корпорациясе»нең Югары Суыксу бүлекчәсендә делегация янгыннан соң төзекләндерелүче сыерлар, яшь бозаулар тотылучы ферманы карап чыкты.  Семинарда катнашучылар яшь бозаулар асрала торган бинада да булдылар.Югары Суыксудан соң, семинарда катнашучылар хуҗалыкның «Куады» бүлекчәсенә юнәлде. Биредә алар терлекне карау, ашату технологияләре белән танышып чыкты. Анда савым сыерларында мастит авыруын ачыклау, аны дәвалауга аерым игътибар бирелде.

Семинарның чираттагы «Терлекчелек комплексларының кышка әзерлеге» турындагы өлеше исә хуҗалыкның «Борды» бүлекчәсендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International