Түбән Суыксу авыл җирлегенең инвалидлар һәм ветераннар оешмасы күптән түгел мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан зур кичә уздырган иде, инвалидлар декадасы кысаларындагы чаралар да зур оешканлык белән үтте.
Әниләр көненә килгән тамашачыларга сәхнәдән концерт тәкъдим ителде. Анда әниләр үзләре дә, «Ак каен» балалар бакчасы нәниләре дә, авылның «Яшь йөрәкләр» фольклор ансамбле үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Аннары бәйрәм мул табынлы чәй өстәле артында дәвам итте.
Инвалидлар ункөнлегендә исә, иганәчеләр табып, физик мөмкинлеге чикле булган 185 кешегә бүләкләр әзерләдек. Аларны инвалидларның өйләренә үк илтеп бирдек – бу физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү шартлары белән үзенә күрә бер танышу да булды. Бүләкләр әзерләргә район Советы депутаты, «Чаллы-Бройлер» хезмәткәре Әлфия Шәйхразиева һәм «Тукай азык-төлек корпорациясе» җитәкчесе Мөсәнниф Ханов ярдәм итте.
Һәр инвалидның өенә мәктәп балалары да барды. Укучылар аларга үзләренең җыр-шигырьләрен бүләк иттеләр, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Гомумән, мәктәп укучылары өлкән яшьтәге һәр ветеранны ел дәвамында шефлыкларыннан ташламыйлар, дип хәбәр итә авылның инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе Илгизә Мортазина.