Теләнче-Тамакның картлар һәм инвалидлар йортында инвалидлар декадасы уңаеннан куңелле чаралар уздырылды. Бу чарада "Ак чәчәк"балалар бакчасы балалары да үз өлешләрен кертте. Шушы уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары инвалидларга узләре әзерләгән «Әбиемдә кунакта» исемле театрльләштерелгән җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Кичәдә балалар җырлар җырладылар , биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Балаларның җылы күз карашлары, йөзләрендәге елмаюлары инвалидларны бик сөендерде. Кичә күңелле, күтәренке рух белән тәмамланды. Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм эшләүчеләр, безне тагын кунакка чакырып калдылар.