«Бердәм Россия» сәяси фиркасе район бүлегенең XX конференциясенең II этабы узды

2013 елның 13 декабре, җомга
12 декабрьдә район хакимиятендә «Бердәм Россия» сәяси фиркасе район бүлегенең XX конференциясенең II этабы узды. Конференциянең көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Аның беренчесе – сәяси фирканең район бүлеге секретаре турында. Ун елдан артык шушы вазыйфаны үтәгән Роза Әбделманованың эштән китүе турындагы гаризасы каралды. 
 Конференциядә катнашучылар Роза Әбделманованың гаризасын канәгатьләндерде. Роза Николаевна үзе дә шактый еллар бергә эшләгән партия әгъзаларына җылы рәхмәтләрен җиткерде. 
  Партия әгъзалары, яшерен тавыш бирү тәртибендә, Васил Хаҗиевны «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең район бүлеге секретаре итеп сайлады. 
  Конференциядә «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең район бүлеге сәяси совет составына үзгәрешләр кертелде, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси фиркасенең XIV съезды эш йомгаклары, киләсе елга җирле бүлек алдында торган бурычлар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International