РФ Конституциясе көнендә халыкны кабул иттеләр

2013 елның 13 декабре, җомга

Кичә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, көндезге сәгать 12дән район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, аның урынбасарлары халыкны кабул итте. Кабул итүгә 11 кеше килде. Сораулар нигездә җир мәсьәләсенә кагылды, Комсомолец поселогында «вакытлы поселок»та яшәүче бер райондашыбыз торак шартларын яхшырту буенча мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар да контрольгә алынды, кайберләренә шунда ук җавап та бирелде. 
  Урыннарда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге район хезмәтләре халыкны кабул итте. Сораулар телефон аша да, Интернеттан да килде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International