Туган авылым тарихына багышлана

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

2013 ел Кувады тарихы өчен вакыйгаларга бай булды. Авылдагы яңалыкларның иң зурысы, мөгаен, авыл тарихы турындагы китапның басылып чыгуы булгандыр.

 Авыл тарихын язу уе белән  Рафис һәм Фәния Сөендековлар берничә ел яшәделәр дисәк дә була.  Алар авыл картлары, аксакаллар, ак әбиләр, кунакка кайткан, читтә яшәгән, гомумән, Кувады авылы белән азмы-күпме бәйле булган  һәркемнән   авыл тарихына  кагылган истәлекләрне барлап, язып бардылар. Ниһаять, зур эшнең нәтиҗәсе булган әлеге китап  2013 елның язында басылып чыкты.  Китапны бастыруга шушы авыл оныгы Гатина Альбина Азатовна зур ярдәм күрсәтте -  кулъязманы басмага әзерләде, редакторлык эшләрен башкарды, типография белән элемтәдә торды.

            Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә авыл культура йортында китапны презентацияләү буды. Авылдашлар чын күңелдән Фәния һәм Рафис Сөендековларга  зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Зур булмаган  тираж  белән  басылган китаплар  кулдан-кулга йөрде, билгеле, барлык теләгән кешеләргә дә җитмәде.   Спонсорлар ярдәме булса, китапның яңа басмасын чыгару күздә тотыла.

 

Фотода:

Гатина А.А.  китапны презентацияләү вакытында,Сөендекова Фәния апа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International