Яңа Бүләк авылыннан «Нур» халык театры дипломга ия булды.
2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында халык театрларының XIII Төбәкара «Идел-йорт» фестиваленең йомгаклау туры үтте. Театр коллективларын бүләкләү тантанасында Яңа Бүләк авылыннан «Нур» халык театры да катнашты.