Безнең көннәрдә батырлык эшләп буламы?

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Круглое Поле  урта гомуми белем бирү  мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар үткәрелде. Балалар Изге Георгий  орденының кайсы очракларда бүләк ителгәнен белделәр. 9-11 нче сыйныфларда  “Патриотизм нәрсә ул?” “Безнең көннәрдә батырлык эшләп буламы?”кебек темаларга сөйләшүләр уздырылды. Ә башлангыч сыйныф укучылары  авыл китапханәсендә булдылар. Анда аларга  китап күргәзмәсе оештырылган иде. 5-8 нче сыйныфларда сугышта булган ветераннар катнашында тәрбия сәгатьләре  уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International