Алар- Беренчелектә

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионатының Беренчелеге үтте. Ярышларда Удмуртия, Башкортстаннан, Пермь өлкәсеннән, Самара, Саратовтан килгән спортчылар көч сынашты. Тренер Мөсәвир Әгъзамов белән барган спортчы райондашларыбыз да әлеге чемпионатта уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыклары буенча Әлфинә Зәйнәшева (Яңа Бүләк), Александр Жеребенков (Яңа поселогы), Нәфис Хаҗиев (Калмаш) – I урын, Алия Шәмсиева (Түбән Суыксу) II урын яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International