Сәнгатькә гашыйк,көчле ихтыярлы кеше ул Рәшит абый

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

Ул бөтен гомерен балаларга музыка өйрәтүгә, сәхнәгә багышлаган Рәшит Сәхип улы Мәүләвиев үзенең 45 еллык иҗат кичәсен үткәрде.Ул 1947нче елда Күктәк Мирсәет авылында туган,сәнгатькә гашыйк, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан, сабыр, эшлекле, туры сүзле, гадел һәм ышанычлы кеше. Аерылмас дустын – баянын тотып, кайларда гына  булмаган да, кемнәрнең генә туен, юбилеен, туган көн бәйрәмен үткәрмәгән.    Тукай районының Теләнче Тамак авылында  мәктәптә 40 ел буе җыр-музыка дәресләре алып барган югары категорияле укытучы ул. Аның эзеннән китүче укучылары да байтак. Зөфәр Тимербаев, Фәрит Нуриев, Наил Фәйрушин һәм башка бик күпләрнең төрле музыка коралларында уйный белүләре, оста итеп җырлаулары – Рәшит абыйларының хезмәт җимеше! Татарстанның атказанган артисткасы Зөһрә Сәхәбиеваны да, Чаллы театрының талантлы артисты Инсаф Фәхретдиновны да җырлаткан Рәшит ул.

Татарстан Президенты карары нигезендә Рәшит Сәхип улы Мәүләвиевкә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә дә тик ятмый Рәшит. “Чишмә” халык мәдәнияты үзәгенең “Гөлнәзирә” исемле Башкорт халык ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шулай ук Түбән Суык-су авылында “Яшь йөрәкләр” ансамблен җитәкли.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International