Биклән мәктәбеннән хәбәр

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Һәр елдагыча мәктәптә кардан фигуралар ясау эше башланды. Укучылар мәктәп янын, төрле фигуралар ясап, матурлап куйдылар. 5 нче класс укучылары да әлеге эштә бик теләп катнаштылар: матур итеп алтын балык ясадылар. Алтын балык Яңа елда яхшы ниятләрнең кабул булуын теләп торсын иде дигән теләк белән эшләделәр балалар. Дәресләрдән соң җыелып, бергә-бергә эшләгәч, вакытның үткәне дә сизелмәде. Укучылар, алтын балык янында фотога төшкәч, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International