Чыганак үзәкләре челтәрен булдыра башлыйлар

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстанда киләсе елдан башлап, булган һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында кадрлар чыганак үзәкләре челтәрен булдыра башлыйлар. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мондый үзәкләрне булдыру идеясе, шул исәптән, “Татнефть” ААҖнең һөнәри белем бирү учреждениеләре белән эшләү тәҗрибәсенә карап та туган, без барлык тармакларда да шундый эшләү схемасына омтылырга тиеш. Министр әлеге тәҗрибәне модель тәҗрибә дип атады, ул тиешле күләмдә акчалар керткәндә һәм контроль булганда, һәрбер учреждениене яңартып һәм аның җәлеп итүчәнлеген арттырып булганлыгын күрсәтә.
Эш тәкъдим итүчеләр ягыннан тиешле финанслау булганда, һәрбер булдырыла торган үзәккә республика бюджетыннан 50 млн.сумга кадәр акча сарыф ителә ала, дип хәбәр итте министр. 2014 нче елда 5 чыганак үзәген булдырырга планлаштырыла.
Яр Чаллыда 3 һөнәри белем бирү училищесы базасында “КАМАЗ” белән бергә автомобиль төзелеше өчен кадрларны әзерләү буенча чыганак үзәге ачыла. Алабуга политехник көллияте базасында “Форд-Соллерс” өчен чыганак үзәге булдырыла, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы һәм Түбән Кама нефть химиясе көллияте базасында -“Нижнекамскнефтехим” һәм “ТАНЕКО” өчен.
Казан авиация-техник көллияте базасында Казан вертолет заводы, Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе белән берлектә чыганак үзәге ачыла.
Киләчәктә ТР икътисадының барлык тармаклары өчен шундый 20-25 үзәк булдыру планлаштырыла.

«Татар – информ» МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International