Халыкка рәсми кәгазьләр артыннан йөрү җиңелләшәчәк. 19 декабрьдә ачылган күпфункцияле үзәк әнә шушы максатларны күздә тота. Хакимияткә барып, бүлмәдән-бүлмәгә йөрергә, кирәксә-кирәкмәсә әле бер документ, әле икенчесен эзләп китерәсе булмаячак. Үзәктә эш бер тәрәзә принцыбыннан чыгып оештырыла. Бүгеннән халыкны ике белгеч кабул итсә, киләсе ел башыннан аларның саны 5 кә җитәргә тиеш.
– Районда быел гына да 80 мең квадратметр торак сафка бастырылды. Бүген куллануга тапшырылучы күпфункцияле бу үзәк милекчеләргә йорт, җирен рәсмиләштерү, төзелешкә рөхсәт алу кебек эшләрдә ярдәм итәчәк, – диде район башкарма комитеты башлыгы Рәсим Асылгәрәев тантананы ачу вакытында. Әлегә 7 төр муниципаль хезмәт – төзелеш, фермер хуҗалыгы оештыру өчен җирләр бүлеп бирү, төзелешкә рөхсәт бирү, биналарның кулланылу төрен үзгәртү, торакка мохтаҗ гражданнарны исәпкә бастыру, торак биналарның корылышына үзгәрешләр кертү, социаль наймдагы торакны алмаштыру буенча документлар кабул итә һәм караячак. Киләчәктә исә үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр саны 50гә кадәр җитәргә тиеш. Ул Яр Чаллы шәһәре, Маршал Жуков урамы, 23 йортта урнаша. Бүген бу бинада районның теркәү, кадастр палаталары, Техник инвентарьләштерү бюролары халыкка хезмәт күрсәтә. Күпфункцияле үзәккә керү аерым ишектән. Бүлмәләргә, халыкка да, хезмәт күрсәтүчеләргә дә уңайлы булырлык итеп, яхшы ремонт ясалды. Үзәк шулай ук аңлату, консультация бирү функцияләрен дә үтәячәк. Аның директоры итеп Гүзәл Рөстәм кызы Русская билгеләнде. Ул элек районның “Аукцион” оешмасында эшләгән иде. Гүзәл Рөстәм кызына бинаның символик ачкычларын ремонт үткәргән “Автостройинком” оешмасы җитәкчесе Ришат Хәбибуллин тапшырды.
Үзәкне ачу тантанасында ТРның Икътисад министрлыгы белгечләре, район хакимиятенең җаваплы затлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты.