Яр Чаллы шәһәренең «ФинАгроТрейд» ҖЧҖдә узган республикакүләм семинар-киңәшмә узды

2013 елның 20 декабре, җомга

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында  19 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «ФинАгроТрейд» ҖЧҖдә узган республикакүләм семинар-киңәшмә узды  Семинарга килүчеләр иң элек “ФинАгроТрейд” җәмгыятенең җитештерү цехларын карадылар. Авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәте күрсәтүче әлеге җәмгыять буенча экскурсия ишегалдыннан ук башланып китте. Эре һәм кечкенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар, хуҗалыкларда эшләүче инженерлар тезелеп торган яңа комбайннар, тракторлар, чәчү агрегатларын кызыксыну белән күздән кичерде. 

Алар шулай ук «ФинАгроТрейд» җәмгыятенең төзекләндерү, өйрәтү цехларында булдылар, запас частьлар, агрегатлар кабул итү, җибәрү складын да карап чыктылар. 

Семинарда шулай ук яңа техниканы сатып алу, субсидияләр турында да сүз барды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгатъ Таһирҗанов әйтүенчә авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу өчен чыгымнарны дәүләт өлешчә үз өстенә алачак. Аны ул субсидия рәвешендә бирәчәк. Ул чыгымнарның 40-60 процентын каплаячак дигән сүз бу. 2014-2016 елларга каралган программа кысаларында һәр ел саен әлеге максатларга 2 миллиардка якын акча бүлеп биреләчәк. 

Әлеге эшлекле сәфәр ахырында Марат Әхмәтов республикада «ФинАгроТрейд» җәмгыяте үрнәгендә сыйфатлы техник хезмәт күрсәтү сервисларын булдыру мәсьәләсенә дә тукталды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International