Район судына яңа рәис билгеләнде

2013 елның 20 декабре, җомга
Бүген район судына яңа рәис билгеләнде. Әлеге вазифага 40 яшьлек Радик Фәрит улы Зиннәтов килде.1997 елда В.И.Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, юриспруденция белгечлеге алган. Аннары аспирантура тәмамлап, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Юридик эш стажы 16 елдан артык, аның 10 ел да 8 ае судья вазифасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International