Иң яхшы эшләүче кортларның берсе – Бикләндә

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

 Мәктәпнең хоккей корты бинаның уң ягындагы мәйданчыкта урнашкан.   Югары квалификацион  категорияле  физкультура укытучысы, хоккей һәм футбол буенча тренер Ринат Исмәгыйлев җитәкчеленендә эшли бу корт.

Мәктәп базасындагы бу хоккей корты 2001 елдан бирле эшли  , 2008 елда аны зурайтып, яңа койма куйганнар, яхшылап яктыртканнар. Укучылар һәм авыл яшьләре нәкъ менә корт зурайтылган 2008 елларда ук тимераякта шууга ныклап тартыла башлаган.   Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Бикләндәге филиалының 22 хоккей костюмы бар. Укучылар шуларны киеп уйныйлар. 

 

Бүген хоккей буенча кече һәм өлкән сыйныфлардан ике команда төзелгән. Алар декабрьдән мартка кадәр, боз җебегәнче, биредә шөгыльләнәләр. Мәләкәс, Круглое Поле, Бәтке кебек күрше-тирә авыл командалары белән дусларча очрашулар үткәрәләр. Шундый уеннарда команда былтыр, мәсәлән, өч кубок алуга ирешкән. Узган ел Биклән укучыларының хоккей командасы Питрәч районында үткән кышкы спартакиадада да үзен сынаган. Алты команда арасында безнекеләр дүртенче урынны алган. «Без боз сарайларында профессиональ рәвештә шөгыльләнгән яшь хоккейчылар белән уйнадык. Шуңа күрә бу безнең өчен бик яхшы күрсәткеч булды», - ди тренер.

  

– Хәзерге укучылардан ак көнләшү белән көнләшеп тә куям кайвакытта. Без укыганда авылларда мондый шугалаклар юк иде бит. Физкультура дәресләрендә чаңгыга гына алып чыгалар иде, – ди мәктәп директоры Айрат Ибраһимов. Чыннан да, спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлегеңне ныгыту өчен шартлар тудырылган икән – рәхәтләнеп файдалан гына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International