23 ел халыкка хезмәт итә район Пенсия фонды

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Пенсия фонды моннан 23 ел элек – 1990 елның 22 декабрендә  оештырылды. Бүген районда 10 456 пенсионер һәм  ай саен өстәмә түләү алучы кеше исәптә  тора. Моннан тыш, белгечләребез  2186 юридик затка һәм 1169 эшмәкәргә хезмәт күрсәтә. Шуның өстенә  45 мең иминиятләштерелгән затларны мәгълүматлар базасына кертергә кирәк. Пенсияләр  һәм айлык өстәмә түләү өчен ай саен 114 миллион сум акча тотыла. Бу сумманы туплау да идарә белгечләре вазыйфасына керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International