Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев комитет утырышында аңлатып узганча, төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путин биргән күрсәтмәне тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән. Бу күрсәтмә лотереяләрне азартлы уеннар уздыру өчен кулланмау максатыннан бирелгән иде.
"Без 2014 елның 1 июленнән дәүләтнеке булмаган лотереяләргә чик куяргә тәкъдим итәбез. Бөтен Россия дәүләт лотереяләре генә уздырылачак, алар ике ведомтсов гына уздыра торган конкурс аша узачак - болар Спорт министрлыгы һәм Финанслар министрлыгы", - диде Моисеев.
Аның сүзләре буенча, закон проектында лотереяләрнең барлык мөмкин булган төрләре күрсәтеләчәк, бу "лотерея сиеме астында азартлы уеннар уздыруга киртәне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк".