Буаларга капиталь ремонт үткәрелде

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген район авылларында утыз ике буа бар. Узып баручы елда аларның алтысына капиталь ремонт үткәрелде. Соңгы елларда бу тармакта мондый зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылганы юк иде әле. Буаларның әле тагын егермесе ремонтлауны таләп итә.

Быел төзекләндерелгән буалар Иске Гәрдәле, Мусабай-Завод, Иске Теләнче, Биклән, Игенче һәм Яңа Бүләк авылларында. Киләсе елга да районда ремонт планына дүрт-биш буаны кертү бурычы тора. Төзекләндерүне республика һәм федераль программалар кысаларында башкару күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International