Социаль партнерлык шартларында тәртип бозулар һәм җинаять кылуга карата профилактик эшләр оештыру

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
013 нче елның 20 нче декабрендә Казан шәһәренең 119 нчы номерлы урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары өчен Республикакүләм «Социаль партнерлык шартларында тәртип бозулар һәм җинаять кылуга карата профилактик эшләр оештыру” семинары булып узды.
Семинар ике өлештән торды:
I. 119 нчы мәктәп коллективы укучылар арасында җинаять кылу һәм тәртип бозуга карата профилактик эшләр тәҗрибәләренең нәтиҗәләре белән уртаклашты. Әлеге өлеш үз эченә “Укучылар белән әңгәмә” мастер-классын һәм “Дәрестән соң мәктәп” экскурсиясен алды. Барлыгы, укучыларны уңышлы социализацияләүгә юнәлтелгән, дәрестән тыш 9 проект күрсәтелде.
II. Семинарда катнашучыларны профилактика өлкәсендә норматив-хокук эшчәнлеген тәэмин итү сораулары буенча өйрәнү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International