Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары узды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа поселогында райондашыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә  чаңгы ярышлары узды Ярышка   180 якын кеше чыкты. Чаңгы ярышларын ачу тантанасында район мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәев, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы М. Фазылҗановлар катнашты. (Тулы язма “Якты юл” газетасы битләрендә)

 

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, чаңгы ярышларының җиңүчеләре исемлеге түбәндәгечә:

 

Малайлар арасында I урынны Р. Дусманов (Биклән) яулады, II һәм III урыннарда И. Ясәвиев (Калмаш) һәм А. Шәмсиев (Түбән Суыксу).

 

Кызлар арасында иң-иңнәр рәтендә – Т. Мамаева (Кнәз), И. Горшечкова (Иске Дөреш) һәм И. Кәлимуллина (Мусабай-Завод). 

 

Хатын-кызлар арасында А. Вәлитова (Калмаш), Л. Шәйхетдинова (Теләнче Тамак), А. Козлова (Яңа поселогы) призлы урыннарга лаек булдылар.

 

Хатын-кыз ветераннар арасында  Р. Гәрәева (Мус.Завод)  һәм З. Ризванова (Сәмәкәй) җиңүчеләр дип табылдылар.

 

Ир-егетләр арасында беренче булып Р. Зиннәтов (район суды рәисе) кайтты, Р. Хәйдәров (Биклән) белән А. Габидуллин (Иске Абдул) – II һәм III урыннарны алдылар.

 

Ир-егет ветераннар арасында З. Сәхапов (Яңа поселогы), Ә.Гыйлемханов (Яңа поселогы), И.Закиров (Иштирәк) җиңүчеләр булдылар.

 

Мәктәп командалары арасында Яңа поселогы чаңгычылары, бикләнлеләр, калмашлылар беренчеләрдән булып килделәр.

 

Авыл җирлекләре командалары арасында иң-иңнәр рәтендә – Яңа поселогы, Калмаш һәм Биклән авылы командалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International