Боерганда авыл җыелышны "Яран гөл" фольклор төркеме чыгышы белән башланып китте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Боерган авылында халык җыелышы үтте. Җыелышны  "Яран гөл" фольклор коллективы "Кич утыру" күренеше белән башлап җибәрде.Авыл башлыгы  Камильянов Зарифҗан Мәхмүто улы 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды. Җыелышта район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады,Боерган авыл җирленендә күп эшләр башкарылуын һәм алда торган бурычларга тукталды. Җыелышта   бүләкләүләр һәм тәбрикләүләр дә булды.

Район башлыгы сорауларга җаваплар бирде ,кайберләре күзәтүгә  алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International