2014 нче елның 1 нче февраленнән алып 1 нче мартына кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләр муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендә һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруларда катнаша ала.
ТР Президенты Указы № ПУ-79, 29.01.2014 Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендә һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен һәм мәгълүмат технологияләрен кулланып, халыктан сораштырулар оештыру һәм үткәрү тәртибе расланды.