«Моңлы курай» дип исемләнгән республика конкурсы узды.

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат йортында «Моңлы курай» дип исемләнгән республика конкурсы узды. Татарстаныбызның бөтен төбәкләреннән сәләтле балалар, укытучылар, иҗат сөючеләр җыелган иде әлеге бәйгегә. Районыбыз данын балалар иҗат мәктәбе укытучылары Рафыйк Дәминов, Азамат Аккубеков һәм Мусабай-Завод авылы филиалының яшь курайчылары яклады. Курайда искиткеч моңлы итеп уйнавы белән бөтен кешене әсир итә алган Айдар Хөсәинов I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. II дәрәҗә диплом исә яшь курайчылар ансамбленә тапшырылды. Район иҗат мәктәбе укытучысы Азамат Аккубеков исә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Райондашларыбыз өчен сөенеп яңадан-яңа ңышлар телибез.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International