Круглое Поле поселогы ңыелышында агымдагы елга бурычлар куелды.

2014 елның 7 феврале, җомга

6 февральдә 18 сәгатьтә Круглое Поле  җирлеге башлыгы Эльмира Роберт кызы Низамиева   халык алдында 2013 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында отчет тотты.Докладта поселок  эшчәнлегендәге барлык өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар (демография, төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, төзелеш, бюджет) һәм агымдагы елга бурычлар куелды.Гражданнар  җыенында муниципаль район башлыгы   Хаҗиев Вәсил Гариф улы, район хәрби комиссариаты башлыгы Юнысов Рәис Шәгит улы  чыгыш ясадылар,  күп санлы хезмәткәрләргә  бүләкләр тапшыру булды, халык сорауларына җаваплар бирелде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International